БОЗ КАТУ, агым су яки сулык өслеге туңу һәм хәрәкәтсез боз хасил булу процессы; елга, күл, сусаклагычларда боз капламы саклану вакыты.
Татарстанда сулыкларның туңуы республиканың төньяк өлешендә октябрь ахыры – ноябрьнең беренче көннәрендә, көньяк өлешендә ноябрьнең беренче декадасында күзәтелә. Башта сулыкның юка өске катлавында һәм, иң элек, яр тирәсендә сай һәм тын урыннарда боз кристаллары барлыкка килә. Аннан соң кристаллар, үзара һәм ярларга ябышып катып, боз полосалары (яр буе бозлары) яки агым буйлап йөзүче юка боз пластинкалары ясый. Салкын һавада боз пластинкалары һәм су эченнән калкып чыккан боз тупланмалары зур боз кисәкләренә әверелә, елгаларда көзге боз китү башлана. Елганың югары өлешендә бозлар тоткарлана һәм бер-берсенә ябышып ката. Тыгылган урыннан түбәндәрәк, агым көчле урыннарда, боз кату соңрак, салкыннар көчәйгәч башлана.
Кече елгалар, кагыйдә буларак, зурларына караганда иртәрәк туңалар, аларда боз капламы яр буе бозлары кушылу нәтиҗәсендә хасил була һәм шуңа күрә ул, гадәттә, тигез, чагыштырмача шома өслекле була. Һава температурасы торышына карап, яр буе бозлары барлыкка килүдән алып боз кату вакыты арасы кечкенә күлләрдә тәүлектән ким, кечкенә елгаларда 2–3 көн, Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында 1–1,5 атна һәм аннан да артыграк булырга мөмкин. Бозлану чоры һәм бозның калынлыгы кыш озынлыгына һәм аның температурасы режимына, кар капламына, җил режимына, сулыкларның үзенчәлекләренә бәйле. Бозлану чоры уртача 130–155 көн тәшкил итә. Боз кату чоры су объектларының боздан арчылуы, елгаларда боз китү белән бер үк вакытта була торган язгы су ташу башлану белән тәмамлана.