Музыка

МОТЫЙГЫЙ Камил Мотыйгулла улы

МОТЫЙГЫЙ Камил Мотыйгулла улы

МОТЫЙГЫ`Й Камил Мотыйгулла улы (чын фамилиясе һәм исеме Төхфәтуллин Камил) (25.2.1883 ел, Уральск өлкәсенең Уральск шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасы – 26.1.1941 ел, Казан), җырчы, журналист, нашир, жырлар авторы. Г.М.Кайбицкаяның абыйсы. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә, 1900–1902 елларда Мисырда Каһирә шәһәрендәге «әл-Әзһәр» университетында укый. 1902–1907 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыта, Г.Тукайның дөньяга карашы һәм аның шагыйрь булып формалашуында мөһим роль уйный. 1905–1907 елларда «әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» журналларын, «Фикер» газетасын нигезләүче, аларның нашире һәм мөхәррире, «Уралец» (1906 елдан — «Уральск көндәлеге») газетасының нашире. 1907–1909 елларда чыккан «Яңа тормыш» газетасын оештыручыларның берсе. 1909–1917 елларда концерт эшчәнлеге алып бара. 1917 елда хәрби хезмәткә алына һәм Петроградка Главпочтамтка контролёр итеп җибәрелә, 1918 елда «Ярлы халык» газетасының мөхәррире. 1918 елның мартыннан Самара шәһәрендә «Киңәш» газетасы мөхәррире. 1919 елдан соң Уральск шәһәрендә «Ихтилял байрагы», «Яңа фикер» газеталары мөхәррире. 1930 елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. «Шайтан өне», «Көрәш» пьесалары татар театры сәхнәләрендә куела.

Беренче профессиональ татар эстрадасы башкаручысы; аның репертуарына халык җырлары, Г.Тукай, Н.Думави шигырьләренә иҗат иткән үз җырлары керә. Татар халкы арасында «Ай былбылым» (Н.Исәнбәт шигырен гарәп көенә сала) һәм Г.Тукай шигыренә язылган «Пар ат» җырлары киң тарала.