Музыка

КАЙБИЦКАЯ Галия Мотыйгулла кызы

КАЙБИЦКАЯ Галия Мотыйгулла кызы

КАЙБИ`ЦКАЯ Галия Мотыйгулла кызы (21.5.1905 ел, Уральск шәһәре – 16.5.1993 ел, Казан), артист, җырчы, ТАССРның халык артисты. 1932 елда Татар сәнгать техникумын вокал буенча, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый. Драма артисты буларак, сәхнә эшчәнлеге 1921 елда Уральск шәһәре татар театры труппасында башланып китә. 1923–1933 тә Татар академия театры артисты, 1939–1958 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. Вокаль һәм драматик сәләткә ия синтетик пландагы артист татар драма сәхнәсендә милли музыкаль-драматик репертуарны башкаручы буларак чыгыш ясый. Музыкаль-драма спектакльләрендәге төп рольләре: Мөршидә, Сәрвәр, Мәйсәрә, Гөләндәм («Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» музыкаль драмалары, К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев), Гөлйөзем («Наёмщик», Т.Гыйззәт һәм С.Сәйдәшев). Татар операсы сәхнәсендә беренче тапкыр Джоаккино Россининың «Севилья чәчтарашы»нда Розина, Джузеппе Вердиның «Травиата», «Риголетто»сында Виолетта, Джильда, Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ндә Марфа һәм башка партияләрне башкара. Татар композиторлары операларында Рәйхан («Качкын», Н.Җиһанов), Алтынчәч (шул исем. опера, Н.Җиһанов), Галиябану (шул исем. муз.драма, М.Мозаффаров) һәм музыкаль комедияләрдә Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи) төп партияләрен беренче башкаручы. Җиңел, йомшак тембрлы тавышка ия, сәхнәдә җитез, елгыр, матур, хәрәкәтчән булуы белән аерылып тора. Эстрада концертлары белән чыгышлар ясый. Татар театр-музыка сәнгатенең мәшһүр эшлеклеләре турында истәлекләр авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә. 1998 дә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Кайбицкая Галия музее ачыла.