МӘДРӘСӘ (гарәпчәдән – мәктәп), мөселман уку йорты. Идел буе Болгар дәүләтендә мәдрәсәләр X йөздә барлыкка киләләр, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында эшлиләр.
XVI йөзнең икенче яртысыннан XVIII йөзнең беренче яртысынача Идел-Урал төбәгеннән чыгучылар Урта Азиядә, башлыча, Бохара шәһәре мәдрәсәсендә белем алалар. XVIII йөзнең икенче яртысында мәдрәсәләр Россия империясендә дә ачыла башлый. Башка мөселман илләреннән аермалы буларак, Россиядә барлык мәдрәсәләр мәхәллә мәчетләрендә эшли. Уку йортлары законда да, гамәли эшчәнлектә дә барлык мәхәллә балалары өчен булган башлангыч дини мәктәпләргә яки профессиональ дин белгечләре һәм педагогик хезмәткәрләр әзерләүче мәдрәсәләргә бүленми. Гадәти мәдрәсәдә укыту стандарт дини хезмәтләрне, шулай ук мантыйк, фикъһ, математика буенча трактатларны өйрәнүгә корылган була. Гарәп һәм фарсы телләре фән буларак укытылмый, ә китапларны өйрәнү барышында үзләштерелә. Дөньяви уку йортларындагы кебек сыйныфларга, дәрес һәм уку елына бүлү булмый, әмма укытуның актив формасы — лекцияләр уку, моназаралар (диспутлар) уздыру кулланыла. Каллиграфиягә әһәмиятле урын бирелә. Укыту эшчәнлеген, мәдрәсәнең җитәкчесе мөдәрристән тыш, аның ярдәмчеләре – хәлфәләр алып бара. Уку еллары саны билгесез була, шәкертләр, үзләрен имам-хатип итеп сайлап куясы мәхәллә халкын канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткәнче, укуларын дәвам итәләр. Сәләтле шәкертләр укуларын Бохарада, Якын Көнчыгыш илләрендә дәвам итәләр, һәм үзләре мөдәррисләр дәрәҗәсенә ирешәләр. Мәдрәсәләр мәхәллә халкының хәйрия, иганә һәм зәкәте хисабына яши, шәкертләрнең яшәве түләүсез була.
XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында, җәдитчелек үсеш алу нәтиҗәсендә, мәдрәсәдә белем бирү характеры үзгәрә. Уку-язуга өйрәтүдә аваз алымы, гарәп һәм фарсы телләрен дәреслекләр һәм сүзлекләр буенча өйрәнү, аерым фән буларак дин фәннәре, фикъһ, мантыйк кертелә. Иң алдынгы мәдрәсәләрдә («Мөхәммәдия», «Буби», «Хөсәения», «Галия») 8–12 еллык уку вакыты билгеләнә. Акрынлап белем бирүнең эчтәлеге үзгәрә, дөньяви фәннәр: табигать фәннәре, математика, татар теле, Россия һәм татар халкы тарихы кертелә. Яңа ысуллы мәдрәсәләрдә рус телен укыту хуплана. Яңа ысуллы мәдрәсәләр гомуми белем бирүче уку йортларына әверелә, аны тәмамлаучыларга, рус урта мәктәбе курсы буенча имтихан тапшырып, югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирелә. Ләкин күп кенә мәдрәсәләр 1917 елга кадәр иске ысулны саклыйлар. 1920 еллар ахырында мәдрәсәләрнең эшчәнлеге туктала. 1945 елдан СССРда бердәнбер «Мир Араб» мәдрәсәсе эшли (Бохара, Үзбәкстан ССР). 1990 елларда Россиядә һәм Татарстанда мәдрәсәләр яңадан ачыла башлый. Әлеге мәдрәсәләр мөселманнарның җирле Дини идарәләре — мөхтәсибәтләр карамагында, алар – имам-хатиплар, ислам нигезләре һәм гарәп теле белгечләре әзерләүче махсус урта дини уку йортлары.