ҖӘЛӘЛЕТДИ`НОВ Эмиль Госман улы (2.7.1933 ел, Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәре), җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.
1962 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1962 –1992 елларда Татар филармониясе солисты. Татар җырчыларыннан иң актив концерт бирүчеләрнең берсе. Эмиль Җәләлетдиновнең репертуары татар, рус, Көнбатыш Европа композиторларының җырлары, романслары, опера арияләренә бай һәм күптөрле.
Эмиль Җәләлетдиновнең иҗатына югары профессиональ башкару культурасы, җылылык, авторларның текстларына сак караш һәм игътибарлылык хас. Җырчы илебездә һәм чит илләрдә күпләгән гастрольләрдә була. В.Мещерин җитәкчелегендәге электр музыкасы инструменталь ансамбле белән һәм Венгриядә, ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле белән Туниста, Монголиядә чыгышлар ясый. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлекләре съездлары һәм пленумнарының концерт программаларында, төрле музыка фестивальләрендә катнаша. Радио һәм телевидениедән даими чыгышлар ясый. 1960 –1980 елларда ул Бөтенсоюз радиосында һәм «Мелодия» фирмасында татар көйләрен яздыра.