КАЗА`Н КОНСЕРВАТО`РИЯСЕ, Россия Федерациясенең Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы карамагындагы югары уку йорты. 1945 елның 13 апрелендә ачыла. Н.Г. Җиһанов исемен йөртә.
Уку йорты ачылганнан бирле фортепиано, оркестр, хор дирижёрлыгы, вокал факультетлары эшләп килә, 1948 елда теоретик-композиторлык, 1961 елда халык музыка уен кораллары факультетлары ачыла, 1972 елдан органда уйнау өчен әзерлек курслары алып барыла. 1989 елда татар музыкасы кафедрасы эшли башлый, 1995 елда татар музыка сәнгате факультеты оештырыла.
Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, Татар опера һәм балет театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле, Татарстан һәм Идел буе республикаларының башка әйдәп баручы коллективларының төп өлешен консерваторияне тәмамлаган белгечләр тәшкил итә.
Укыту уен коралларында уйнаучылар, дирижёрлык итү, вокал сәнгате, композиция, музыка белеме, этномузыкология, балет педагогикасы белгечлекләре буенча алып барыла.
Казан консерваториясе музыка сәнгате мәсьәләләрен өйрәнү буенча төбәктә төп фәнни үзәк булып тора. Музыкаль фольклор кабинеты Татарстан Республикасы районнарына һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә экспедицияләр оештыра. Төп фәнни юнәлешләр: Татарстанның хәзерге музыка мәдәнияте, төрки, фин-угор, славян халыкларының традицион музыка сәнгате һәм аларның үзара йогынтысы, музыка социологиясе, Европа һәм рус музыкасы теориясе һәм тарихы мәсьәләләре, музыка белеме һәм музыкаль башкару сәнгате проблемалары.
«Музыка сәнгате» белгечлеге буенча аспирантура, 2003 елдан кандидатлык диссертациясе яклау советы эшләп килә.
1962 елдан консерватория элекке Дворяннар йортына, соңрак КПССның Татарстан өлкә комитетына караган бинада урнаша; бина архитектура ядкәре булып тора. 4 концерт залы, 3 орган бар. Укыту базасы сыйфатында Татарстан Республикасының Зур концерт залы файдаланыла.