«ГАЛИЯБАНУ`», М.Фәйзи язган 4 пәрдәле музыкаль драма. 1916–1917 елларда языла, 1922 елда беренче мәртәбә нәшер ителә.
Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте аша социаль гаделсезлеккә, золым-җәбергә, каршы протест белдерелә. Драматургның вакыйгалар барышына татар халык җырларын күпләп кертүе нәтиҗәсендә пьеса музыкаль драмага әверелә, һәм татар драматургиясендә яңа жанр барлыкка килә.
Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында – Оренбург шәһәрендә «Ширкәт», 1918 елда Казанда «Сәйяр» труппалары тарафыннан куела. Шулау ук «Аң» труппасында, Троицк, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан татар театрларында һәм Казанда Кызыл Октябрь исемендәге Беренче татар дәүләт театрында (1920-21) куела. Татар академия театрында «Галиябану» 1929, 1937, 1948, 1952, 1972, 1991 елларда сәхнәләштерелә. Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Республика күчмә театры репертуарларына кертелә.