Музыка

«АЛТЫНЧӘЧ»

«АЛТЫНЧӘЧ»

Рисунок Досаевой Вероники

«АЛТЫНЧӘ`Ч», Нәҗип Җиһановның героик-эпик операсы, Муса Җәлил либреттосы. Татар музыкаль театр сәнгатен яңа тарихи баскычка күтәргән әсәрләрнең берсе.

Ул СССРның күп театрларында күрсәтелә. Анда борынгы бабаларыбызның коллыкка төшүе, башка халыклар белән көрәше сурәтләнә. Гүзәл Алтынчәч һәм батыр Җик Мәргән романтик образлары халыкның батырлык идеалын, көчлелеген һәм матурлыгын чагылдыралар. Опера музыкаль яктан милли колоритның ачыклыгы һәм оркестрлаштыруның бай аһәңе белән аерылып тора. Истә кала торган арияләр, табигать күренешләре, балет номерлары һәм программалы инструменталь эпизодлар операның партитурасында ачык чагылыш таба.

Нәҗип Җиһанов «Алтынчәч» операсы өчен 1948 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була.

В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"

Рисунок  Потехиной Софии
Рисунок Фаткуллина Камиля
Рисунок Сабировой Адили
Теги #опера

Мәкаләдәге сылтамалар