КАРАЧУРИН Хәсән Айбулат улы (туган һәм үлгән еллары мәгълүм түгел), 1670– 1671 еллардагы крәстияннәр кузгалышы җитәкчесе С.Т. Разинның көрәштәше. Кадом өязе йомышлы татары. Кадом һәм Керенск өязләрендә үз җирләре, 40 лап крәстияне була.
Воевода кенәз Ю.Н. Боратынский полкында хезмәт итә. 1670 елның сентябрендә, Сембер шәһәре өчен барган сугышлар вакытында, Разин ягына чыга.Татарлар ярдәм итәчәк дип ышандырырга тырышып, Карачурин аны Казанга яу белән барырга өнди. Ул Разин исеменнән “өндәү хаты” белән Казан һәм Казан өязе татарларына мөрәҗәгать итә һәм аларны күтәрелешкә кушылырга чакыра, баш күтәргән крәстиян отрядларын җитәкли.
1670 елның декабрендә Алатырь шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре белән бәрелештә катнаша, баш күтәрүчеләр анда җиңеләләр. Карачурин бер мордва авылында яшеренә, тик аны табып кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр.