РАЗИН Степан Тимофеевич (1630 ел тирәсе, Зимовская-Дон станицасы, 6.6. 1671 ел, Мәскәү), Дон казагы.
1670–1671 еллардагы крәстияннәр кузгалышы җитәкчесе. 1662–1663 елларда Дон атаманы. Кырым татарлары һәм төрекләр белән сугыша.
1670 елның язында Идел буена юнәлә. Разинның хөкүмәткә каршы чыгышы казаклар, алпавыт крәстияннәре, бистә кешеләреннән торган көчле хәрәкәткә әверелә. Хәрәкәттә Идел буе халыклары, шул исәптән татарлар да каташа. 1670 елның май-август айларында разинчылар Царицын, Әстерхан, Саратов, Самараны алалар; сентябрьдә Сембер шәһәре камала. Тик шушы ук елның октябрь аенда Разин Сембер янында җиңелә. 1671 елда Мәскәүдә җәзалап үтерелә.