Тарих

ЙОМЫШЛЫ ТАТАРЛАР

ЙОМЫШЛЫ ТАТАРЛАР, XV–XVIII йөзләрдә Россиядә дәүләт хезмәтен башкаручы рус милләтеннән булмаган кешеләр катлавы.

Йомышлы татарлар катлавы Василий II (1425–1462 еллар) һәм Иван III (1462–1505 еллар) идарә иткән чорда барлыкка килә. Йомышлы татарлар еш кына, христиан динен кабул итеп, Россия христианнары белән кушылып йотылалар.

XV йөз уртасында йомышлы татарлар Касыйм ханлыгына күчеп утыра башлыйлар, рус кенәзләре аларны Казан ханлыгына каршы көрәштә файдаланалар.

Йомшлы татарлар тәрҗемәчеләр, күчереп язучылар, илчеләр булып хезмәт итәләр, хәрби яуларда, дәүләт чикләрен саклауда катнашалар

XVII йөздә йомышлы татарларның күпчелеге дәүләт хезмәтенә төрле катлау кешеләре арасыннан алынган йомышлылар булып саналалар. Шуннан соң йомышлылыр өстен сыйныф составына керәләр һәм ясак түләүдән азат ителәләр.

XVIII йөз башында йомышлы татарларның хәле үзгәрә. Пётр I идарә иткән заманда – 1713 һәм 1715 елларда – йомышлы татарларның биләүчелек хокукларын чикләүче фәрманнар кабул ителә. Аларда чукынмаган татарлардан утарларны, биләмәләрне, крепостной крәстияннәрне тартып алу күздә тотыла.

1718 елда йомышлы татарлар кораблар төзү өчен агач кисү, эшкәртү, һәм урманнан агач чыгару эшләренә яздырыла. Соңрак алар җан башыннан салым түләүчеләр хәленә төшерелә һәм дәүләт крәстияннәре төркемнәренең берсен тәшкил итә.

Мәкаләдәге сылтамалар