География

«Түбән Кама» милли паркы

«Түбән Кама» милли паркы

«ТҮБӘН КАМА» МИЛЛИ ПАРКЫ.

Каманың уң һәм сулъяк яры буенда Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре янында урнашкан. 1991 елда Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә ландшафтлы табигать истәлеген саклау һәм торгызу, рекреацион, аң-белем тарату, фәнни һәм мәдәни максатлар өчен оештырыла.

Зур урман массивларын, коры үзәнле сөзәкле-субүләр болын участокларын, тугай болыннары һәм күлләре булган Кама үзәненең сузынкы участогын, шулай ук Туйма, Таңай, Шилнә елгалары үзәннәренең табигать комплексларын берләштерә. Мәйданы 26587 га, шул исәптән, саклаулык зона — 1836 га (6,9%), аеруча саклаулы зона — 12995 га (48,9%), танып-белү туризмы зонасы — 5061 га (19,1%).

Урманнар аерым массивлардан тора. Паркның төньяк-көнбатыш өлешендә, агымының юнәлешен көнбатыштан көньякка таба үзгәртеп, Кама зур борылма хасил иткән урында, биек елга террасаларында уникаль урман массивы Кызыл тау урнашкан. Кама һәм Туйма елгалары арасында ылыслы урманнарның тагын бер зур массивы — Зур наратлык, Туйма уңъяк сөзәклегендә Алабуга янында — урта яшьтәге һәм өлгереп килүче нарат утырмаларыннан торучы Кече наратлык, Каманың текә уңъяк ярында аңа Таңай елгасы кушылган урынында — 1930 еллардан башлап, нигездә, утыртылган Таңай урманы урын алган. Кара тирәклек һәм имәнлек фрагментлары белән тугай болыннары (Алабуга һәм Таңай, мәйданы 8063 га) паркның шактый өлешен тәшкил итә.

Нарат урманнары урман белән капланган барлык мәйданның 60 % тан артыгын били. Нарат, чыршы һәм ак чыршы белән беррәттән имән, юкә, каен, усак кебек яфраклы агачлар очрый. Зур наратлыкта субүләрнең төньяк калкулыклы өлешендәге комсыл балчыклы туфракларда 2 нче яруста чыршы белән имән катыш һәм юкәле наратлыклар очрый; аерым наратларның яше 200 ел. Кама яры буена субүләрнең түбәсеннән чыршы, ак чыршы, киң яфраклы урманнар үскән чокырлар төшә.

Флорада көпшәле үсемлекләрнең 500 дән артык төре урын алган. Парк территориясендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм югала баручы үсемлекләрнең 60 тан артык төре билгеләнгән: сөйрәлмә «мүк» һәм чукмарсыман плаун, сыргалы ачкыч үлән, башаклы бүре бөресе, Европа казаягы, төз тәпичә, үпкә гентианасы, рус кырыкбуыны, җете кызыл татлы тамыр, сөңгесыман какалия, сарана лалә, ике яфраклы төн миләүшәсе, тимгелле бармактамыр, киң яфраклы йод үләне, кызыл серкәбаш, калпаксыман неоттианта һәм башкалар.

Паркның бай фаунасы имезүчеләрнең — 40, кошларның — 134, җир-су хайваннарының — 10, сөйрәлүчеләрнең — 6, балыкларның 14 төрен берләштерә. Биредә поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, күлләрдә ондатора, инешләрдә кондыз яши, очып үтүләре вакытында аккош, кыр казлары, торналар, шөлди, кыр үрдәкләре туктала. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сырлач сыртлы тритон, соры гөберле бака, бакыр кәлтә, бакыр елан, гади кара елан, төн лачыны, кыр карчыгасы, елга каракошы, соры көртлек, бытбылдык, соры торна, ак яңаклы акчарлак, һөдһөд, чал тукран, соры карабай, эрбетче, су тавыгы, су төн ярканаты, урман тычканчыгы очрый.

Парк территориясендә чишмәләр күп, алар арасында — Кече наратлыктагы «Имче изге Пантелеймон чишмәсе» (И.И.Шишкинның «Алабуга янында изге чишмә» картинасында сурәтләнгән, 1886), Таңай урманындагы тирән чокыр битендәге «Урман әкияте», Зур наратлыкның төньяк-көнбатыш өлешендәге «Толкушка» чишмәләре. Кама һәм Туйма тугайларында элеккеге елга юлларында сакланып калган күлләр бар (Бака күле, Двуисточное, Курья, Запесочье һәм башкалар).

Теги #кама

Мәкаләдәге сылтамалар