ИВАН III Васильевич (1440–1505 еллар), Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе. Василий II нең улы. Ул Ярославль, Ростов, Тверь кенәзлекләрен, Новгород республикасын, Вятка җирен буйсындыра. 1487 елда, озак камап торганнан соң, Казанны яулап ала, тәхеткә Мөхәммәдәмин ханны утырта. 1492-1494 һәм 1500-1503 елларда Бөек Литва кенәзлеге белән сугышлар алып бару нәтиҗәсендә Брянск, Вязьма, Черниговны Мәскәүгә куша. Олы Урда белән сугыш алып бара: 1480 елда Әхмәд ханга каршы яу оештыра, ул тарихка «Угра буенда капма-каршы тору» атамасы белән кереп кала. Византия императоры бертуганының кызы Зоя (Софья) Палеологка өйләнә. Иван III дәүләтнең чиркәүгә йогынтысын көчәйтә, суд реформасы үткәрә.