Тарих

ӘХМӘД ХАН

ӘХМӘД ХАН (? – 1481 еллар), Олы Урда ханы (1460 еллардан башлап). Кече Мөхәммәд хан улы. Тәхеткә Кырым ханы Хаҗигәрәй ярдәмендә Сәед Әхмәд ханны куып җибәргәннән соң утыра. Әхмәд хан идарә иткән елларда Олы Урданың иң куәтле чоры була. 1470-1471 елларда Бөек Литва кенәзлеге короле Казимир IV белән солых килешүе төзи; 1471-1474 елларда Венеция белән сөйләшүләр алып бара, Төркия белән көрәштә аңа ярдәм итәчәгенә ышандыра; 1476 елда Төркия белән арадашлык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Әхмәд хан Алтын Урда дәүләтенең куәтен кабат торгызырга омтыла. 1472 елда рус җирләренә яу белән бара, Алексин шәһәрен ала. 1476 елда Кырымда Миңлегәрәй ханны төшереп, тәхеткә үз кешесе Җанибәкне утырта. Шул рәвешле Алтын Урданың байтак өлешендә үз хакимиятен урнаштыруга ирешә, Әстерхан ханлыгы өстеннән бәйлелек урнаштыра. 1480 елда Мәскәү кенәзлегенә каршы яуга чыга, тик ул уңышсыз була («Угра буендагы капма-каршы тору»). 1480–1481 елның кышында Олы Урдага Себер ханы Ибакъ һәм нугай морзалары Муса, Ямгурчының берләштерелгән көчләре һөҗүм итәләр. Ул Дон елгасы буендагы күчмә станында үтерелә.

Мәкаләдәге сылтамалар