Тарих

ВАСИЛИЙ II

ВАСИЛИЙ II ТЁМНЫЙ (1415–1462 еллар), Мәскәү бөек кенәзе. Кенәз Василий I нең улы. 1417 елда, абыйлары вафатыннан соң, Мәскәү кенәзлеге тәхетенә варис булып кала. Василий II тәхеткә утырганнан соң, озак еллар дәвамында бөек кенәз тәхете өчен үзара көрәш бара. Олуг Мөхәммәдкә каршы сугыша, тик аның гаскәре тар-мар ителә. Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд хан көчләренә каршы тору да уңышсыз тәмамлана – ул Суздаль янындагы сугышта яралана һәм кулга алына. Зур күләмдә йолым акчасы түләү һәм Туктамыш хан заманында атасына бирелгән Ханкирмән биләмәсен кайтару шарты белән азат ителә. Мондый килешү боярлар арасында канәгатьсезлек тудыра. Шуннан файдаланып, кенәз Д. Шемяка 1446 елда фетнә оештыра, Василий II не әсир итә һәм сукырайта, «Тёмный» кушаматы шул вакыйгадан соң бирелә. Шул елның декабрендә кабат үз тәхетенә утыра. Түбән Новгород кенәзлеген һәм өлешчә Ярославль кенәзлеге биләмәсен үз кенәзлегенә куша. Татар феодалларына рус кенәзлегендә аерым җир биләмәләре бирә, алар өчен Касыйм ханлыгын булдыра.

Мәкаләдәге сылтамалар