Тарих
ИЛҺАМ ХАН (1450–1490 еллар тирәсе), Казан ханы, Ибраһим ханның өлкән улы. 1482 елда Рус дәүләте белән солых төзи. 1485 елда Казаннан куыла. Шул ук елда Нугай гаскәрләре ярдәмендә тәхетне кайтарып ала. 1487 елда, Иван III гаскәрләре Казанны озак вакыт камап торганнан соң, тәхеттән төшерелә һәм Вологда шәһәренә сөрелә.