ИБНЕ РУСТӘ Әбү Гали Әхмәд бине Гомәр (IX йөзнең 2 нче яртысы–X йөз башы), гарәп сәяхәтчесе һәм географы. Якын һәм Урта Шәрекътә, Көнчыгыш Европада була. «Китәб әл-гилән ән-нәфисә» («Кыйммәтле хәзинәләр китабы») әсәре авторы. Китапта Идел буе Болгар дәүләте турында кыйммәтле мәгълүматлар бар. Болгар җирләрендә барсил, әсәгел һәм болгар кабиләләре яшәвен, аларның бер үк рәвешле тормыш алып баруын искә ала; болгарларның күбесенең һәм аларның хакиме Алмышның ислам дине тотуын, ә дәүләттә мәчетләр һәм дини уку йортлары - мәдрәсәләр булуын ассызыклый; шулай ук болгарларның бодай, арпа, тары кебек бөртекле культуралар игүен, халыкның патшага ясакны атлар белән түләвен, хәзәрләрнең руслар белән сәүдә итешүен билгеләп үтә.