ЯНУЧА`Н СЛА`НЕЦЛАР
Коры килеш куганда шактый күләмдә сумала (составы буенча нефтькә якын) бирүче файдалы казылма.
Күбрәк минераль (кальцит, доломит, гидрослюда, кварц һәм башкалар) һәм органик (суүсемнәр, үсемлек калдыклары) өлешләрдән тора. Коңгырт яки соры төстә, кипкәч яссы юка кисәкләргә аерыла. Сланец сумаласы белән исәпләгәндә, дөньякүләм запасы 550 миллиард тонна тәшкил итә. Төп запаслары АКШ, Бразилия, Эстония, Россиядә (якынча 20 миллиард тонна). Эстония, Кытай һәм РФдә сәнәгать күләмендә чыгарыла.
Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында мәйданы 1–12 км2 булган югары юра яшендәге 6 ятма ачыкланган, аларда янучан сланецлар катламының калынлыгы 0,13–1,27 м һәм запасы 59 миллиард тонна тәшкил итә; мезозой утырмаларында (түбән акбур, югары юра) якынча 25 миллиард тонна запас белән 2 чыганак ачыклана.
Идел һәм Зөя елгаларының субүләрендәге югары юра күмер-балчыклы сланецлары аеруча гамәли әһәмияткә ия. Янучан сланецларның фосфоритларга һәм глауконитлы комнарга якын ятуы аларны ачык ысул белән бер үк вакытта эшкәртергә мөмкинлек бирә. Янучан сланецлар ягулык буларак, комплекслы ашламалар җитештерүдә кулланыла; янучан газ, сыек нефть продуктлары (мазут), төзелеш материаллары алуда чимал булып тора; сланец көленнән химия продуктлары (фенол, ихтиол һәм башкалар) алалар. Җир астыннан газ үткәрү юлы белән нефть һәм газ алу өчен чимал булырга мөмкин.