ФОСФОРИТЛА`Р
Кальций фосфатына бай (18% тан артык) утырма тау токымы.
Геологик разведкалау хезмәтендә составында 5 тән 34% ка кадәр P2O5 булган фосфорит рудаларын еш кына фосфоритлар дип атыйлар. Чиста фосфоритларның төсе ак, табигатьтә алар, гадәттә, кара яки соры, ара-тирә яшел, кызыл һәм башка төстә очрыйлар. Структурасы, нигездә, күләмле, төерле, бөртексыман, текстурасы катламлы, саркыма. Диңгез, континенталь-диңгез һәм континенталь шартларда барлыкка килә. Фосфоритлар коры җирдә, диңгез һәм океан төпләрендә киң таралганнар.
Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында 20 фосфорит чагылмалары табылган, алар гомуми запасы 4,5 миллион тоннадан артык булган мезозой яшендәге 7 чыганак, ш.и. Сөендек фосфоритлар чыганагы барлыкка китерә. Фосфоритлар белән бергә глауконит һәм кварцлы комнар очрыйлар. Фосфоритлар фосфор ашламалары җитештерүдә, ак һәм кызыл фосфор алуда, терлекчелектә терлек азыгына өстәмә буларак кулланыла.