ДИРҺӘМ (грекчадан – drachmē; гарәпчәдән - дирһәм ), урта гасырлардагы мөселман дәүләтләрендә көмеш тәңкә. Динарның уннан бер өлешен тәшкил итә һәм 3,9 г авырлыкта була.
Баштарак тәңкәләрдәге язуларда дин символы (икамә) белән Аллаһ һәм Мөхәммәд пәйгамбәр исемнәре, хәлифә исеме, акчаның сугылу вакыты һәм урыны күрсәтелсә, соңрак өлкә хакимнәренең исеме дә өстәлә. 920 еллардан Идел буе Болгар дәүләтендәге Болгар һәм Суар шәһәрләрендә саманилар дирһәме үрнәгендә җирле тәңкәләр сугыла башлый. Алтын Урдада дирһәм алтын динарның алтыдан бер өлешен тәшкил итә.