Экология

Сулыкларның чүпләнүе

Сулыкларның чүпләнүе

Сулыкларның чүпләнүе – чүпләндерү агентлары дип аталган чит предметларның сулыкларда туплануы ул. Алар суда эреми яки аз эрүчән, сизелерлек агулылыкка ия түгел. Шул ук вакытта чүпләндерү агентлары су объектларының хәлен начарайта һәм аларны куллануны кыенлаштыра.

Чүпләндерү агентларының төп төрләре: эленмә, тузансыман-плёнкалы, йөзеп йөри торган чүп, су төбе, яр буе чүп-чарлары һәм шулай ук төрле иясез җимерелеп барган гидротехник корылмалар, билгесез билгеләнешле конструкцияләр, сулык төбендәге яки яр буе зонасындагы субайлар.