Экология

Су ресурслары

Су ресурслары – су объектларында урнашкан, файдаланыла торган яки кулланырга мөмкин булган җир өсте һәм җир асты сулары запаслары.

Теоретик яктан су ресурслары чиксез, чөнки рациональ кулланганда алар су әйләнеше процессында өзлексез рәвештә яңарып тора. Әмма суны куллану шундый темплар белән үсә ки, күп кенә илләрдә су ресурслары җитмәү елдан-ел ныграк сизелә. Табигый сулыкларның агып җыелган сулар агызылу нәтиҗәсендә пычрануы зур куркыныч тудыра. Иң кыйммәтле су ресурслары булып төче су запаслары тора.

Татарстанның су ресурсларын елгалар, күлләр, чишмәләр һәм сазлыклар тәшкил итә. Республикада 10 меңгә якын елга һәм инеш бар. Төп елгалар булып Идел һәм аның төп кушылдыгы Кама һәм шулай ук аларның кушылдыклары тора.