Экология

Су саклау зонасы

Су саклау зонасы – елгалар, күлләр сусаклагычлар һәм башка сулыклар акваторияләренә тоташкан һәм су объектларының пычрануын, чүпләнүен, ләмләнүен һәм алардагы суның бетүен булдырмау һәм шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау өчен махсус эшчәнлек режимы билгеләнгән территория.

Су саклау зоналары чикләрендә яр буе саклау полосалары урнаштырыла. Аларның территорияләрендә өстәмә чикләүләр кертелә.

Елга яки инешләрнең су саклау зонасы киңлеге аларның озынлыгына бәйле һәм түбәндәгечә була:

  • озынлык ун километрдан ким булганда – илле метр;
  • озынлык ун километрдан илле километрга кадәр булганда – йөз метр;
  • озынлык илле километр һәм аннан артык булганда – ике йөз метр;

Башыннан тамагына кадәр озынлыгы ун километрдан кимрәк булган елга яки инеш өчен су саклау зонасы яр буе саклау полосасы белән тәңгәл килә.