БОРТАСЛАР, Урта һәм Түбән Идел буйларында яшәгән кабиләләр берләшмәсе. VIII йөз ахыры–IX йөз Шәрекъ язмаларында (әл-Калби, ибне Рустә, ибне Хаукәл, әл-Мәсгуди) һәм XIII йөздән рус елъязмаларында телгә алыналар. Халык иген иккән, терлек асраган, киек-җәнлек аулаган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Мех әйберләр һәм бал белән сәүдә иткән. VIII йөз–X йөз башларында Хәзәр каганлыгына буйсынганнар; болгарлар һәм бәҗәнәкләр белән бәрелешләре мәгълүм. X йөз ахырларында болгарлар тарафыннан яулап алыналар һәм биләмәләре Идел буе Болгарына керә. XIII йөздә чама белән Сура елгасы буенда Бортас әмирлеге яшәгән, башкаласы Бортас шәһәре булган. 1237 елда монголлар гаскәре тарафыннан яулап алына.XIII йөзгә караган рус язма чыганакларында Идел буе халкы буларак теркәлә. Алтын Урда таркалганнан соң, Сура елгасы буе биләмәләре һәм халыклары әкренләп Рус дәүләтенә буйсындырыла. Бортаслар татар, бигрәк тә мишәр этник культурасын формалаштыруда катнашалар. Хәзер дә Татарстан биләмәсендә «бортас» исем-атамасына бәйле күп кенә топонимик исемнәр саклана. Мәсәлән, Кама Тамагы районында Бортас, Кайбыч районында Имәнле Бортас авыллары бар.