ТӨРКИ КАГАНЛЫК, 552–745 елларда Үзәк Азиядәге борынгы төркиләрнең феодаль дәүләте. V йөздә Алтайда төрки кабиләләр берлеге оеша. 545 елда төркиләр уйгыр кабиләләрен, 551 елда жуҗаннарны тар-мар итә. 552 елда Бумын каган җитәкчелегендә Төрки каганлык оеша. 555 елга бөтен Үзәк Азия Төрки каганлык хакимлегендә була; 560 елда Урта Азиядә эфталитлар дәүләте юк ителә; Төрки каганлыкка VI йөзнең 3 нче чирегендә Төньяк Кытай дәүләтләре Чжоу һәм Ци бәйлелеккә эләгә; Бөек ефәк юлын күзәтеп тору өчен Иран белән сугыш бара; Боспор яулана (576 ел), Херсонес камап алына (581 ел). Үзара сугыш һәм сәяси кризис (582–603 еллар) Төрки каганлыкның Көнбатыш һәм Көнчыгыш Каганлыкларга бүленүенә китерә. Шиби (609–619) һәм Хели (620–630) каганнар вакытында Көнчыгыш Төрки каганлык Үзәк Азиягә йогынтысын торгыза. 630 ела Кытайның Тан династиясе гаскәрләре тарафыннан яулап алына. 679–689 елларда Көнчыгыш төркиләре, бәйсезлек өчен кискен көрәш нәтиҗәсендә, үз дәүләтләрен торгызалар. VII йөз ахырында–VIII йөз башында Көнчыгыш Төрки каганлык актив яулап алу сәясәтен алып бара. 688 елда – уйгырлар, 710 елда кыргызлар тар-мар ителә; төркиләрнең отрядлары Сәмәркандка кадәр барып җитә, әмма гарәп гаскәрләре белән сугышларда җиңеләләр (712–713 еллар). Билге каган (716–734 еллар) вакытында каршы тору барышында Тан империясе белән солых төзелә. Билге вафатыннан соң дәүләттә үзара сугышлар башлана, бу Көнчыгыш Төрки каганлыкның таркалуына китерә, аның урынында Уйгыр каганлыгы төзелә (745 ел). Көнбатыш Төрки каганлыкта 630 елда дуло һәм нушиби кабиләләре берлеге арасында хакимият өчен сугыш башлана. 638–639 елда ул Кытай гаскәрләре тарафыннан яулап алына. VIII йөз башында Көнбатыш Төрки каганлык Кытайга бәйлелектән котыла. Тик тышкы басып алу һәм эчке каршылыклар аның таркалуына китерә (740 ел). Каганлык юкка чыкканнан соң, яңа дәүләт берәмлекләре барлыкка килә: Бөек Болгар (VII йөзнең 1 нче яртысы) һәм Хәзәр каганлыгы (VII йөз уртасы). Төрки каганлык Евразиянең төрки телле халыклары тарихында һәм мәдәниятендә мөһим роль уйный, хәзерге төрки телле халыкларга нигез булып торган этник төркемнәрнең үсешенә тәэсир итә.