Тарих

БӨЕК БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ

БӨЕК БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ

БӨЕК БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ, VII йөздә болгар кабиләләренең Дуло ыругы җитәкчелегендәге унногур кабиләсе белән берләшүе нәтиҗәсендә төзелгән беренче дәүләт. Азак диңгезенең төньяк һәм көнчыгыш яр буйларын, Төньяк Кавказның көнбатыш өлешен биләгән. 635 елда болгарлар идарәчесе Орган (Ураган) хан һәм аның бертуганының улы Кубрат хан Азак диңгезе буенда үз кабиләләрен берләштереп, Бөек Болгар дәүләтен төзиләр. Византия ягында торып, аварларга каршы сугышалар.

Башкаласы - Фанагория (Фәнәһар) шәһәре. Төп халкы төрки телле огур-болгар кабиләләре. Халкының бер өлеше җир эшкәртү белән көн күргән, күпчелеге терлек асрау белән шөгыльләнгән. Фанагориядә һәм башка шәһәрләрдә һөнәрчелек һәм сәүдәгәрлек тә үсеш алган. Кубрат хан вафатыннан соң дәүләт таркала. Биләмәсенең зур өлешен хәзәрләр яулап ала. Бөек Болгар дәүләте чорында болгарларда уртак этник сәяси үзаң үсеше күзәтелә, дәүләт таркалганнан соң төрле тарафка таралган болгарлар үз этник йөзен һәм рухи-мәдәни үзенчәлекләрен саклап калалар, яңа ватаннарында дәүләтчелек төзү традицияләрен дәвам иттерәләр.

Мәкаләдәге сылтамалар