БУРАЛЫ КУРГАН КУЛЬТУРАСЫ бронза гасырда (якынча безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллык уртасы) Көнчыгыш Европаның далалы һәм урман-далалы төбәкләрендә (Днепрдан Урал буйларына кадәр) яшәүчеләргә нисбәтле археологик культура. Атама каберләрне буралы итеп ясау сәбәпле бирелә. Беренче тапкыр 20 йөз башында В.А. Городцов тарафыннан тасвирлана.
Буралы курган культурасы халкы җиргә казып салынган нигезгә корылган агач йортларда яшәгән, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, атлар, мөгезле эре һәм вак терлек үрчеткән. Балчыктан ясалган савыт-саба өслегендәге пиктографик уелма тамгалардан күренгәнчә, Буралы курган культурасы кабиләләренең иң гади дәрәҗәдәге язу белән таныш булулары ихтимал. Аларда бронзадан һәм таштан төрле әйберләр ясау үсеш алган (балталар, хәнҗәр, сөңге һәм ук очлыклары, бизәнү әйберләре). Балчык савыт-саба: чүлмәкләр һәм банкалар рәвешендәге, тарак теше сыман, сызыкча һәм төрткеле бизәкләр төшерелгән, кулдан әвәләнгән яссы төпле савытлар. Каберләр өстенә курганнар өелгән.
Татарстан территориясендә 500 дән артык Буралы курган культурасы истәлекләре табылган, алар, башлыча, Чулман аръягында һәм Идел алдының көньягында, шул исәптән Актаныш районының Такталачык авылы, Чаллы шәһәре, элекке Түбән Мәрҗән авылы янында урнашкан.