АПРАКСИН Пётр Матвеевич (24.6. 1659 – 29.5. 1728 еллар, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе, бояр (1709 ел), граф (1710 ел), сенатор (1715 ел).
1698–1699 елларда Новгородта воевода. 1705 елдан Әстерхан губернаторы. Әстерханда стрелецлар, солдатлар һәм бистә кешеләре баш күтәргәндә (1705–1706 еллар), Б.П. Шереметев җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләренең тылын саклау отряды башлыгы буларак, апраксин 1706 елда Казанда тора. 1708–1713 елларда Казанның беренче губернаторы булып тора. Аның вакытында Казан губерна канцеляриесе, җир бүленеше мәсьәләләренә караган мәхкәмә эшли башлый, шәһәрләрдә хәрби горнизоннар урнаштырыла, комендантлар билгеләнә. Ул кораблар төзү өчен кирәк булган агачларны кистереп Санкт-Петербургка озатуны һәм Россия флдоты өчен корабларны урында төзүне оештыра. 1711–1713 елларда Каманың сулъяк ярындагы шәхси җир биләмәләрендә дистәләгән яңа авыл, шул исәптән Алексеев авылын нигезли. губерна халкыннан җыела торган салымны үз белдеге белән 400 мең сумга арттыра. Моңа ирешү өчен ул салым түләүчеләргә карата төрле рәхимсез чаралар куллана. Нәтиҗәдә 33 меңләп гаилә башка губерналарга качып китәргә мәҗбүр була.