География

ИДЕЛ-КАМА САКЛАУЛЫГЫ

ИДЕЛ-КАМА САКЛАУЛЫГЫ

ИДЕЛ-КАМА САКЛАУЛЫГЫ, дәүләт табигать биосфера саклаулыгы, табигатьне саклау, фәнни-тикшеренү һәм экологик агарту учреждениесе. 1960 елда Казан Идел аръягының уникаль табигать экосистемаларын саклау максатында оештырыла. Идел елгасының борынгы алювиаль террасаларында урнашкан. Раифа һәм Саралан участокларыннан тора.

Раифа участогы Яшел Үзән районында, Казаннан 25 км көнбатыштарак. Мәйданы 5921,2 га. Берничә күл бар. Иң зурысы Раифа күле (32,3 га), аның яры буенда Раифа Богородица монастыре (XVII йөз) урнашкан. Туфраклары ком, комсыл һәм балчыксыл токымнардан яралган, нигездә, кәсле-көлсу. Үсемлек капламы киң яфраклы, ылыслы-киң яфраклы, нарат урманнарыннан тора.

Киң яфраклы урманнарның үлән капламы өчен язгы эфемероидлар һәм куе үләнлек хас: сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, имәнсәр йолдызагы, үрмәле колмак һәм башкалар. Ылыслы урманнар тайга табигатенә охшаш. Агачлар төбендә төньяк линней үләне, сыңар чәчәк, киң яфраклы цинна, күләгә миләүшәсе, каеш яфрак, сәхләбчәләр, плауннар үсә. Түбәнлекләрне җиңсәле мамыкбаш, акчыл, күк җиләк, мүк җиләге, шейхцерия, түгәрәк яфраклы чыклыут, күрәннең төньяк төрләре үскән сфагнум мүкле сазлыклар били; комлы дюналар түбәләрендә - лишайниклар, аю табаны, рус ракитнигы, тау бөҗәк чәчәге, ачык йокы үләне үсә. Хайваннардан: гади көрәнтеш, гади шолган, соры һәм кызыл кыр тычканнары, тиен, сусар, ак куян, поши, суер, боҗыр, озын койрыклы ябалак, өч бармаклы тукран, җизбаш, соры гөберле бака очрый; 1996 елда кабат кондыз кертелә.

Саралан участогы Лаеш районында Кама елгасы тамагында урнашкан. Мәйданы 4170 га, аннан тыш Куйбышев сусаклагычы акваториясенең 1353 га мәйданы керә. Территория нарат урманнары биләгән «утрау», һәм киң яфраклы урманнардан торган «материк» өлешләргә бүленә. Каен һәм усак катнаш урта яшьтәге агачлыклар өстенлек ала. Урманнарда чыршы юк, наратлыклар далалашкан. Идел буе сөзәклекләрендә каурый кылган, күгелҗем келерия, дала чиясе, чәнечкеле чия, җете кызыл татлы тамыр үсә. Хайван төрләреннән: урман йоклачы, үр куяны, бурсык, кәҗәболан, кабан дуңгызы, көртлек, гади урман күгәрчене, һөд-һөд кошлар, гади кара елан яши. Участокның кушылдык һәм култыклары корбан балык, сазан, чуртан, судак, шамбы (налим) балыкларының сусаклагычтагы иң эре уылдык чәчү урыннары булып тора. Язгы очып кайту һәм көзге китү вакытларында каз, үрдәк, шөлди көтүләре туктала. Елга каракошының (Халыкара табигатьне саклау союзының Кызыл китабына кертелгән) Европада иң тыгыз оялау урыннарының берсе шушы участокта. Шулай ук су яны биотоплары өчен янутсыман эт, Америка чәшкесе, соры челән, зур күлбога, елга акчарлагы, кыр үрдәге, чытырдавык чүрәкәй, саз карчыгасы, яр чыпчыгы, камыш чыпчыклары хас. Саклаулык территориясендә көпшәле үсемлекләрнең 850 төре, мүкләрнең – 170, суүсемнәрнең – 400, лишайникларның – 120, гөмбә-макромицетларның – 750, имезүчеләрнең – 56, кошларның – 200, сөйрәлүчеләрнең – 6, җир-су хайваннарының – 11, балыкларның 30 төре, умырткасызларның берничә дистә мең төре саклана. Шулардан Россия Федерациясе Кызыл китабына үсемлекләрнең – 3, гөмбәләрнең – 9, хайваннарның 11 төре; Татарстан Республикасы Кызыл китабына үсемлекләрнең –156, гөмбәләрнең – 27, хайваннарның 128 төре кертелгән.

Саклаулык оештыруда беренче омтылыш 1917 елда ясала. 1927 елда ТАССР хөкүмәте тарафыннан Татарстан милли саклаулыгы (769 га), 1943 елда Раифа саклаулыгы (3468 га) проекты раслана. 1921 елда Идел-Кама саклаулыгы дендрарие оеша, аның коллекциясендә Европа, Азия һәм Төньяк Америкадан китерелгән агач-куак үсемлекләренең 400 дән артык төре, сорты һәм формасы исәпләнә; саклаулыкта табигать музее булдырылган.

Мәкаләдәге сылтамалар