Тарих

ЗӨЯ

ЗӨЯ, Яшел Үзән районында, Яшел Үзән шәһәреннән 12 км көньяк-көнчыгыштарак, Зөя елгасының Иделгә кушылган урынында урнашкан авыл. 1551 елда Иван IV гаскәре өчен кальга буларак төзелә. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң утрауда кала. Казан камалышта калган чорда (1552 ел) Зөя рус гаскәрләре өчен хәрби база булып тора. XVI йөзнең 2 нче яртысыннан – өяз шәһәре, сәүдә-һөнәрчелек үзәге. 1565-1567 еллардагы теркәү кенәгәсендә ул 4 ату уемы, 33 тубы, 342 хуҗалыгы, 254 кибете булган 12 манаралы кальга буларак билгеләп үтелә.

XVII йөздә шәһәр үзенең хәрби әһәмиятен саклый. 1708 елдан – Казан губернасында, 1719 елда – Зөя провинциясе үзәге, 1781 елда Казан наместниклыгының өяз шәһәре итеп билгеләнә. XVIII йөз уртасында 3 монастырь, 8 чиркәү исәпләнә. 1731 елда Зөядә Урта Идел буенда миссионерлык эшчәнлеге белән җитәкчелек итүче Яңа чукындырылганнар конторасы оештырыла. XVIII йөз ахырына кадәр шәһәр мөһим сәүдә үзәге булып кала, анда таможня, ям йорты, кабак конторасы була. Монда Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород һәм башка җирләрдән сәүдә итүче кешеләр җыела. Тора-бара үзенең сәүдә-сәнәгый әһәмиятен югалта.

Халкының төп шөгыле - балыкчылык, балык тоту кирәк-яраклары бәйләү, өй янындагы хуҗалыкны алып бару. 1920 еллар ахырында ул тоткыннар өчен сөрген урынына әйләнә, 1956 елга кадәр анда озату төрмәсе урнаша. 1950 еллар уртасында Куйбышев сусаклагычы су белән тутырылгач, җирле халыкның күбесе башка урынга күчеп утыра, утрауда дәүләт учреждениеләре бетерелә, күп кенә торак йортлар башка җиргә күчерелә. Монда калган халык психиатрия шифаханәсендә (1956-1993 еллар) һәм акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-мәктәптә эшли. 1960 елдан ул – Россиянең тарихи-мәдәни ядкәрләре, 1990 елда Россия Федерациясенең тарихи шәһәрләре һәм торак пуктлары исемлегенә, ЮНЕСКОның мәдәни һәм табигый мираслар исемлегенә тәкъдим ителә.

2010 елдан Зөядәге тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу эше белән Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды -“Яңарыш” шөгыльләнә.

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.