География

СОРЫ УРМАН ТУФРАКЛАРЫ

СОРЫ УРМАН ТУФРАКЛАРЫ

СОРЫ УРМАН ТУФРАКЛАРЫ, яфраклы һәм ылыслы урманнарда континенталь климат шартларында, периодик юылулы су режимында, күбесенчә карбонатлы токымнарда формалашучы туфрак тибы.

Туфрак барлыкка килү үзенчәлекләре: зур күләмдә коелган үсемлек калдыклары, органик калдыкларның югары көллелеге һәм аларның нигезләргә бай булуы. Соры урман туфракларының барлыкка килүе төп ике капма-каршы процесс – ана токымнарның дымлану үзенчәлекләре кальций һәм магний белән азрак туенуы аркасында җиңелчә формада – көлсу туфраклар һәм үсемлекләрнең туклану элементлары, гумус туплану белән беррәттән туфракның өске катламында суга чыдам структура хасил итә торган кәсле туфраклар күпләп оешу йогынтысында бара.

Татарстанда соры урман туфраклары 2511,3 мең гектар (гомуми мәйданның 37% ы) мәйданны били. Идел алдында, Идел алдының төньягында, Кама аръягының көньяк-көнбатыш, үзәк һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә таралганнар. Соры урман туфракларының 64% тан артыгы сөрүлек җир буларак файдаланыла. Уҗым һәм сабан культуралары, азык-төлек, техник яшелчә, җиләк-җимеш культуралары игелә. Туфракларның 23% ка якын мәйданын урманнар, югары продукцияле имәнлекләр били. Соры урман туфракларының уңдырышлылыгын күтәрү өчен органик һәм минераль ашламалар кулланалар, известьләү үткәрәләр.