География

РОМАШКИНО НЕФТЬ ЧЫГАНАГЫ

РОМАШКИНО НЕФТЬ ЧЫГАНАГЫ

РОМАШКИНО НЕФТЬ ЧЫГАНАГЫ, Бөгелмә шәһәреннән көнбатыштарак; дөньядагы иң зур 10 чыганакның берсе. 1948 елда хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кырыенда 3 нче скважина белән ачыла, бу урында истәлек стеласы куелган. 1952 елда гамәлгә кертелә. 1973 елда Ромашкино нефть чыганагы составына 1943 елда ачылган Шөгер нефть чыганагы кертелә.

Тыгызлыгы буенча нефтьне җиңел (терригенлы девон) һәм авыр (карбон) төрләргә бүләләр, нефтьнең авырлашуы астан өскә таба бара. Девонга караганда, карбон нефтендә күкерт һәм кокс 2 тапкыр күбрәк; алар үзлерәк, газның күләме азрак. Сумала һәм асфальтеннарның күләме киселеш буенча өскә таба арту белән бер үк вакытта парафин һәм аксыл фракцияләр кими бара. Көнбатыштан көнчыгышка һәм көньяктан төньякка таба девон нефтендә күкерт һәм сумаланың күләме арта. Углеводород составы буенча, нефтьләр метан-нафтенлы типта.

Ромашкино нефть чыганагында төп эшкәртү объектлары булып Д1-Д0 һәм Бобрики горизонтлары тора. Девонның терриген утырмаларында 19,5 меңнән артык скважина борауланган. 1970 елда максималь чыгарылышы 81,5 миллион тонна, 6 ел дәвамында 80 миллион тонна дәрәҗәсен тота, 1999 елга 11,1 миллион тоннага кадәр кими. Бобрики горизонты утырмаларында 13 нефть ятмасы билгеләнә; максималь нефть чыгышы 1980 елда якынча 7 миллион тонна (карбон), 1999 елда 2,9 миллион тоннага төшә. Нефть чыгару су этем юлы белән катлам басымы режимында алып барыла. 60 ел эчендә Ромашкино нефть чыганагында 2,2 миллиард тонна нефть чыгарыла, шуның 90% тан артыгы – девон утырмаларыннан.

Мәкаләдәге сылтамалар