Тарих

КАЗАН ЯНЫ КУЛЬТУРАСЫ

КАЗАН ЯНЫ КУЛЬТУРАСЫ, бронза дәверендә (якынча безнең эрага кадәр XVI–IX йөзләр) Идел-Чулман буйларында яшәүчеләргә нисбәтле археологик культура. Казан яны культурасы ядкәрләре XIX йөзнең 2 нче яртысыннан өйрәнелә. 1950 елларда мөстәкыйль археологик культура сыйфатында А.Х.Халиков тарафыннан нигезләнә. Атамасы бу культураның яхшырак өйрәнелгән ядкәрләре тупланган урыннан – Идел буеның Казан төбәге исеменнән алынган. Туктаулыклар, шәһәрлекләр калдыклары, чокырлы һәм курганлы каберлекләр табылган.

Казан яны культурасы кабиләләре терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык, игенчелек белән көн күргәннәр, бронзадан әйберләр ясый белгәннәр – бронза хезмәт, сугыш кораллары табылу шул хакта сөйли. Торак йортлар яртылаш җиргә казылып салынган, алар бер-берсенә канаулар белән тоташтырылган. Казан яны культурасына балчыктан ясалган яссы яки йомры төпле, калын кырлы чүлмәксыман савытлар хас. Каберләр өстенә, кайбер очракларда, кечерәк курганнар өелгән. Каберләрдә үзенчәлекле җирләү әйберләре: балчык савыт-саба, таштан һәм сөяктән эшләнгән хезмәт кораллары, бронза бизәмәләр, кием предметлары һәм йорт кирәк-яраклары, пычак-хәнҗәрләр очрый. Займище III, Балым торулыкларында учак эзләре һәм корбан бирү әйберләре сакланган йола урыннары өйрәнелгән.

Мәкаләдәге сылтамалар