Тарих

ПРАВОСЛАВИЕ

ПРАВОСЛАВИЕ

ПРАВОСЛА`ВИЕ, христианлыкта төп юнәлешләрнең берсе. Православие динендәгеләр өч сыйфатта: Илаһ-Ата, Илаһ-Ул, Илаһ-Изге Рух ролендә булучы бер Илаһка табыналар. Дөньяны яратучы — Илаһ-Ата. Илаһ-Ул – илаһи һәм адәми сыйфатларга ия булган, дөнья яратылганчы Илаһ-Ата тарафыннан тудырылган, әмма җир йөзендәге гомерен Изге Мәрьям Ана биргән Иисус Христос (Гайсә гәләйһиссәлам). Дини тәгълиматлар чыганагын Библия һәм христианлык көнчыгыш һәм көнбатыш тармакларга бүлгәләнгәнче булган беренче 7 Вселенский соборның, шуннан соңгы җирле соборларның карарлары, Чиркәү Хакимнәренең (христиан дине галимнәре) тәгълиматлары кергән “Изге риваятьләр” тәшкил итә. Православие 7 йоланы таный: чукыну, хуш исле май сөртү, түгәрәк ак күмәч белән шәраб эчү, тәүбә итү, руханилык, өйләнешү, зәйтүн мае белән изгеләндерү.

Идел буенда беренче христианнар VII йөздә күренә башлый. Киев Русенда православие кабул ителгәнннән соң (988 ел), кенәз Владимир I 990 елда Идел буе Болгар дәүләтенә Марк Македонянин җитәкчелегендә миссионерлар җибәрә, ләкин православие динен гаиләләре белән 4 болгар кенәзе генә кабул итә. Руслар һәм болгарлар арасында сәяси, сәүдә, мәдәни элемтәләр киңәю нәтиҗәсендә, 1006 елда сәүдәгәрләрнең ике дәүләт территориясе буенча ирекле хәрәкәт итүләре турында килешү төзелә. Бу вакыйга Болгар дәүләте территориясендә православие җәмгыятьләре барлыкка килүгә сәбәп була. XII йөзнең 2 нче яртысында–XIII йөзнең 1 нче чирегендә Идел буена православие дине үтеп керә: Болгар шәһәрендә рус сәүдәгәрләре һәм ирекле һөнәрче-христианнар даими яши. Шулай ук Болгарда – христиан динле Әрмәннәр колониясе Казанда Әрмән бистәсе булуы билгеле (XIV–XV йөзләр).

Казан төбәгендә православие Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552 ел) һәм аның җирләрен православие динендәге халыклар белән колонизацияләү барышында киң тарала. 1555 елда оешкан Казан епархиясе татарларны һәм Идел буенда яшәүче рус булмаган башка халыкларны христианлаштыру буенча актив эш башлый. 1917 елда епархиядә 794 чиркәү, 27 монастырь эшли. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, күп монастырьлар, храмнар, рухани уку йортлары ябыла. Изге урыннарны җимерүгә каршылык күрсәткән православие руханилары 1918–1938 елларда репрессияләргә дучар ителә. XX гасырның 80 нче елларында православие кабат торгызыла башлый.