Тарих

МӘХМҮД

МӘХМҮД (? — 1465 ел), Себер ханы (1430–65). Шәйбанилар нәселеннән, Себер ханлыгын нигезләүче Хаҗимөхәммәд хан улы. Атасы һәлак булып, Әбелхәер хан Урта Азиягә киткәннән соң, җирле ыруглар фетнәсен җитәкли, аксөякләр тарафыннан хан итеп куела. Әбелхәер белән сугышта җиңелгәч, Әстерханга кача. Соңрак Төмәнгә (Чыңгы Тора) әйләнеп кайта, анда үз исеменнән акча суктыра. Җирле ыругларга таянып, Әбелхәергә каршы сугыш алып бара.

Теги #хан#акча

Мәкаләдәге сылтамалар