Тарих

ИВАН IV Васильевич ГРОЗНЫЙ

ИВАН IV Васильевич ГРОЗНЫЙ (Явыз Иван, Мөдһиш Иван) (1530–1584 еллар), «бөтен Русьның» бөек кенәзе (1533 елдан), беренче рус патшасы (1547 елдан). Василий III нең улы. Губа реформасы (губа – XVI–XVII йөзләрдә Рус дәүләтендә территориаль округ), Земство реформалары үткәрә. 1550 елда Судебник (мәхкәмә кануннары җыелмасы) булдырыла, мөһим приказлар (идарәләр) оештырыла, даими стрелецлар гаскәрләре төзелә. Иван IV сәяси дошманнарын рәхимсез җәзалый. Ул идарә иткән заманда крепостной изү көчәя. 1545, 1547-1548, 1549-1550 еллардагы Казан ханлыгына яулары уңышсыз тәмамлана. 1552 елның 2 октябрендә көчле штурмнан соң Казанны яулап ала. Елъязмаларда әйтелгәнчә, шәһәрдәге ир-атлар юк ителә, Казан рус сугышчыларына талауга бирелә. Соңрак төбәктә башланган күтәрелеш җәза отрядлары тарафыннан рәхимсез төстә бастырыла. 1556 елда Әстерхан ханлыгын яулап ала. Элеккеге Казан ханлыгы биләмәләре белән идарә итү өчен Казан сарай идарәханәсе оештырыла, воевода идарәсе кертелә. Урта Идел буен колонияләштерү башлана. Чабаксар (1555 ел), Тәтеш (1558 ел), Кокшайск (1574 ел), Козьмодемьянск (1583 ел) һәм башка шәһәр-кирмәннәргә нигез салына. Басып алынган җирләрдәге халыкларны христианлаштыру бара. Казан яулап алынганнан соң, мәчетләр җимертелә, әсир ителгән казанлылар чукындырыла. Казан епархиясе оештырыла, беренче архиепископ Гурий Иван IV тән Идел буе халыкларын христианлаштыру турында күрсәтмә ала.