Тарих

КАСЫЙМ ХАНЛЫГЫ

КАСЫЙМ ХАНЛЫГЫ (Касыйм патшалыгы), 15 йөз уртасында рус җирләрендә татар ханнары һәм бәкләре биләмәсе буларак барлыкка килә, 1445 елның октябрендә Суздаль шәһәре янындагы сугышта җиңелүе нәтиҗәсендә Мәскәү бөек кенәзе Василий II моңа ризалык бирергә мәҗбүр була. Кенәз тарафыннан Касыйм ханга (ханлыкның һәм башкаланың исеме дә шуннан) бүләк ителә. XVI йөз уртасына кадәр рус кенәзләреннән, шул исәптән Мәскәү бөек кенәзләреннән дә Касыйм идарәчеләре файдасына ясак түләнә.

Үзәге — Касыйм шәһәре. Ука елгасы буена урнашкан (хәзерге Рязань өлкәсе территориясенең төньяк-көнчыгыш өлеше).

Халкы: татарлар, мордвалар, руслар.

Төп шөгыльләре — игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек.

Идарә итүче төп нәселләр — Мангыт, Аргын, Җәлаир, Кыпчак. Рус дәүләтенең көчәюе нәтиҗәсендә Касыйм ханлыгы мөстәкыйльлеген югалта бара. Ханнар Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Казан, Кырым, Себер һәм башка ханлыкларның идарәче династияләре вәкилләреннән билгеләп куела. Касыйм ханнары берничә тапкыр Мәскәү ягыннан торып Казанга каршы сугышларда катнашалар (1467–1469 еллар, 1487 ел, 1552 ел). Шаһгали өч тапкыр Казан ханы була. Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң, Касыйм ханлыгында хакимият әкренләп Мәскәү воеводалары кулына күчә бара, ханнар һәм бәкләр хезмәткә ялланган җирбиләүчеләр хәлендә калалар. «Болгавыр заман»да Касыйм ханлыгы Ялган Дмитрий II ягында була. Сәед Борһан чорында халыкны христианлаштыру башлана, бу татарларның күтәрелешенә китерә (1656 ел). Касыйм ханлыгы соңгы идарәчесе Фатыйма Солтанның үлеменнән соң (1681 ел) яшәүдән туктый.

Касыйм ханлыгы идарәчеләре:

  • Касыйм хан (1440 еллар ахыры–1469 ел);
  • Данияр (1469–1486 еллар) – Казан ханнары нәселеннән;
  • Нурдәүләт (1486–1491 еллар);
  • Сатылган (1491 еллар тирәсе–1506 ел);
  • Җанай (1508 еллар тирәсе–1512 еллар тирәсе) – Кырым ханнары нәселеннән;
  • Шәех Аллаһияр (1512–1516 еллар тирәсе);
  • Шаһгали (1516–1519 еллар, 1540 еллар тирәсе–1546 ел, 1546–1551 еллар, 1552–1567 еллар);
  • Җангали (1519–1532 еллар);
  • Сәин Булат (1573 елдан – Симеон Бикбулатович); (1570 еллар тирәсе–1573 ел);
  • Мостафа Гали (1580 еллар тирәсе–1600 ел) – чыгышлары белән башлыча Әстерхан ханлыгыннан булган Алтын Урда ханнары нәселеннән;
  • Уразмөхәммәд (1601–1610 еллар) – казакъ ханнары нәселеннән;
  • Арслан (1614–1627 еллар);
  • Сәед Борһан (1627–1679 еллар);
  • Фатыйма Солтан (1679–1681 еллар) — Себер ханнары нәселеннән.