Тарих

КАСЫЙМ ШӘҺӘРЕ

КАСЫЙМ ШӘҺӘРЕ (Городец Мещерский, Ханкирмән), хәзерге Рязань өлкәсендә, Ука елгасының сул ягында урнашкан шәһәр. 1152 елда кенәз Юрий Долгорукий тарафыннан Городец Мещерский буларак нигезләнә. 1376 елда Алтын Урда гаскәре тарафыннан җимертелә, соңрак кабат торгызыла. XV йөз уртасында Мәскәү кенәзе Василий II Тёмный Суздаль янындагы сугышта җиңелгәннән соң әсирлеккә төшә һәм шуннан коткарганнары өчен Городецны Олуг Мөхәммәд ханның улы Касыйм ханга биләмә итеп бирә. Городец Касыйм ханлыгының үзәгенә әверелә; 1471 елда Касыйм шәһәре исемен ала һәм 1681 елга кадәр ханлыкның башкаласы була.

XVII йөздә Касыйм шәһәре 3 өлешкә бүленә: Касыйм ханнары һәм бәкләре биләмәсе (Татар бистәсе һәм Иске бистә); Мәскәү карамагындагы ямчылар бистәсе; шәһәрнең калган өлеше (шул исәптән Марфа бистәсе) белән Касыйм воеводасы идарә итә. XVII йөз уртасында ул Казан сарай идарәханәсе карамагына, 1681 елдан соң сарай волостьларына бирелә, Касыйм татарлары Воронеж корабльләр төзү верфенә теркәлә. 1708 елдан — Казан губернасы, 1719 елдан Азов губернасының Шацк провинциясе составында. 1778–1795 елларда Рязань наместниклыгының өяз шәһәре, 1796 елдан Рязань губернасына карый. Касыйм шәһәретатарлары башлыча Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Россиянең башка үзәк шәһәрләрендә сәүдә белән шөгыльләнәләр, шуңа бәйле рәвештә XIX йөздә– XX йөз башында татарларның башка шәһәрләргә күпләп күченүе башлана. Касыйм шәһәрендә сәүдәгәр Кастровларның һәм Мусяевларның каракүл тиреләре эшкәртүче берничә һөнәрчелек остаханәсе була. XIX йөз ахырында Касыйм шәһәрендә 14 ләп күн фабрикасы һәм 20 дән артык башка предприятие була.

Октябрь революциясеннән соң сәүдәгәрләрнең социаль катлавы яшәүдән туктый, күпләгән татар нәселләре ярлылана. Мөселманнарны туплап торучы дини берләшмәләр дә бетерелә, нәтиҗәдә шәһәрнең мөселман халкы сизелерлек кими.

1910 елда Касыйм шәһәрендә 17 мең (шул исәптән 2 мең татар), 2000 елда 38 мең кеше (500 татар) яши.

XIX йөз ахырында 1 ирләр һәм 1 хатын-кызлар гимназиясе, 4 ирләр һәм 2 хатын-кыз мәхәллә уч-щесе; берничә шәхси һәм чиркәү-приход мәктәбе, 10 православие чиркәве, 1 монастырь була. Манаралы мәчет (1467 ел), Шаһгали (1556 ел) (Шаһгали хан тәкиясе) һәм Әфган-Мөхәммәд (1658 ел) (Әфган-Мөхәммәд солтан тәкиясе) төрбәләре сакланган.

Мәкаләдәге сылтамалар