Тарих

ТАШ ГАСЫР

ТАШ ГАСЫР

ТАШ ГАСЫР, кешелек тарихында хезмәт һәм сугыш кораллары ясау өчен башлыча таш кулланылган иң борынгы дәвер. Таш гасырда шулай ук агач, сөяк, тире, каен тузы, үсемлек җепселләре киң файдаланыла, аның соңгы чорында, неолитта, яңа материал — керамика барлыкка килә. «Таш гасыр» атамасы фәнгә 1816–1819 елларда археолог К.Ю.Томсен тарафыннан кертелә. Таш гасырны өч чорга аералар:

  • борынгы таш гасыр — палеолит (безнең эрага кадәр якынча 3 млн.—10 мең еллар элек),
  • урта таш гасыр — мезолит (безнең эрага кадәр 10 мең—5 мең еллар элек),
  • яңа аш гасыр — неолит (безнең эрага кадәр 8–3 мең еллар элек).

Неолитка кадәрге кешеләр бары тик үзләштерүче булалар (җыючылык, аучылык, балыкчылык), неолит чорында игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килә, җитештерүчән хуҗалык формалаша башлый.

Таш гасыр тарихын археологик чорларга бүлү күбесенчә таш индустриясендәге үзгәрешләр белән бәйле: һәр чорга ташны телүнең һәм аны икенчел эшкәртүнең аерым бер алымнары, эшләнмәләрнең үзенчәлекле яки аеруча киң таралган үзенчәлекле формалары хас була. Таш гасыр борынгы община строеның барлыкка килү, чәчәк ату һәм таркалу чорларына туры килә. Таш гасырны бронза гасыр алмаштыра. Алар арасын кыска вакытлы күчеш чоры — энеолит били.

Түбәнге палеолитны борынгы казылма кешеләр – палеоантроплар (австралопитеклар, питекантроплар) дәвере дип исәпләү кабул ителгән, ул чуерташтан эшләнгән хезмәт кораллары, кул кискечләренең өстенлек итүе белән аерылып тора.

Урта палеолит неандерталь тибындагы кешеләрнең таралуы һәм чакматаштан эшләнгән хезмәт коралларының өстенлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда әлеге чорның иң борынгы истәлекләре – «Красная Глинка» туктаулыгы һәм Иделнең уңъяк ярында (Тәтеш районы территориясе) урнашкан торулыклар.

Югары палеолит хәзерге типтагы кешеләр — кроманьонлылар һәм хезмәт кораллары ясауның пластинкалы-кисү техникасы барлыкка килү белән бәйле. Бу чорга Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары территориясендә һәм Кама тамагы тирәсендә урнашкан истәлекләр (Кама Тамагы II туктаулыгы, Сөйке Кичүе посёлогы янындагы торулык) карый.

Мезолит өчен җәя барлыкка килү һәм пластинка, геометрик формалы хезмәт кораллары киң таралу хас. Татарстан территориясендә мезолит Чулман тамагы культурасы, Чулман буе культурасы истәлекләрендә, шулай ук Кабык-Күпер II туктаулыгында чагыла (пластинкалардан һәм ярчыклардан эшләнгән хезмәт кораллары — балталар, өтергеләр, кыргычлар).

Неолит чорында таштан хезмәт кораллары ясау иң югары камиллек дәрәҗәсенә ирешә: кешеләр таш эшләнмәләрне шомарта, аларны тишә һәм башка техник операцияләр башкара беләләр. Татарстан территориясендә таш гасыр истәлекләренең күпчелеге шул чорга карый: туктаулыклар, торак һәм хуҗалык корылмалары, шомартылган таш хезмәт кораллары, төрле керәч эшләнмәләр. Спас районындагы Ширбәт II, Лебедино II һәм Актаныш районындагы Рус Әҗбие туктаулыклары неолит культурасының эталон истәлекләре булып торалар.

Татарстан территориясендә таш гасыр энеолит чоры белән тәмамлана — бакыр металлургиясе барлыкка килә, таш хезмәт кораллары белән бергә бакыр хезмәт кораллары кулланыла башлый. Волосово культурасы, Гарино-Бор культурасы истәлекләре шул хакта сөйли.