Тарих

ВОЛОСОВО КУЛЬТУРАСЫ

ВОЛОСОВО КУЛЬТУРАСЫ энеолит дәверенә караган археологик культура, (безнең эрага кадәр III меңьеллык ахыры–II меңьеллыкның 1 нче яртысы), Идел-Нократ елгалары, Югары һәм Урта Идел буенда урнашкан. Атамасы Владимир өлкәсе Волосово авылы янындагы торулыкка бәйле рәвештә бирелә. Фин-пермь кабиләләреннән калган дигән фикер бар.

Халык табигать нигъмәтләрен җыю, аучылык, балыкчылык белән көн күргән, соңрак терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән.

Соңгы дәвере истәлекләрендә бакыр эретү-кою эзләре табыла (бакырдан эш кораллары, бизәнү әйберләре ясала), шулай ук кеше һәм җәнлек рәвешендә чакматаштан ясалган фигураларны да очратырга мөмкин. Татарстанда Волосово культурасы истәлекләре Казанның Киров районы Займище авылы, Яшел Үзән районының Октябрьский посёлогы, Апас районының Кече Күккүз авылында очрый.

Мәкаләдәге сылтамалар