Тарих

БАЛАНОВО КУЛЬТУРАСЫ

БАЛАНОВО КУЛЬТУРАСЫ бронза дәверендә (безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллык) Урта Идел буенда яшәүчеләргә нисбәтле археологик культура. Атамасы Чуаш Республикасындагы Баланово авылы янында табылган каберлеккә бәйле. Беренче тапкыр О.Н. Бадер тарафыннан тасвирлана. Казу эшләре 1933–1957 елларда башкарыла. Кайбер тикшеренүчеләр Баланово культурасын бау эзле чүлмәкләр һәм «сугыш балталары культурасына» кертәләр. Аны Һинд-Европа тел берлегенә кергән кабиләләр калдырган дип уйланыла. Халкы терлекчелек, ихтимал, игенчелек белән дә көн күргән, таштан эш кораллары (балта, сөңге-ук очлыгы, пычак, без, кыргыч, өтерге, чапкыч, ашлык төйгечләр һәм башкалар) ясаган, арбалардан файдаланган, бакыр эретеп койган (балта, сөңге очлыгы, боҗрасыман колак тагылмалары, алкалар), кулдан әвәләнгән түгәрәк төпле шарсыман чүлмәкләр, амфора, башка төрле савыт-саба җитештергән.

Халык биек урыннарга салынган авылларда яшәгән, аларны өстәмә рәвештә тирән чокырлар, җир өемнәре белән ныгыткан. Кабер өстенә курганнар өелгән. Татарстан территориясендә Баланово культурасы истәлекләре Буа районының Козловка, Апас районының Шәмбалыкчы авылларында табылган.

Мәкаләдәге сылтамалар