Тарих

БИЛӘР

БИЛӘР

БИЛӘР (Бүләр), X–XV йөзләрдә Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан шәһәр. Идел буе Болгар дәүләтенең эре сәяси, рухи, мәдәни һәм сәүдә-һөнәрчелек үзәге. Археологик калдыклары Алексеев районының Биләр авылы янында. Рус елъязмаларында беренче мәртәбә 1164 елда Чирмешән елгасы буендагы Бөек шәһәр («Великий город») буларактелгә алына. Иң югары үсеш алган чоры XII йөзнең 2 нче яртысы–XIII йөз башларына туры килә. Кайбер тарихчылар аны Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, икенче бер галимнәр Болгар шәһәреннән кала 2 нче урында торган хәрби-сәяси үзәк булган дип саныйлар. Дошман көчләре берничә мәртәбә Биләрне яндырып, талап китәләр. 1236 да Батый хан гаскәре яулап, җимереп киткәннән соң, урыны күчерелеп, шәһәр яңадан төзелә. XIII йөз ахырында анда Алтын Урда акчалары сугыла. Шәһәр Алтын Урдага кергән болгар бәклегенең сәяси һәм икътисади үзәгенә әверелә.

Мәкаләдәге сылтамалар