Тарих

БӘРКӘ

БӘРКӘ (Бәрәкә) (1209 ел тирәсе–1266 ел), 1256–1257 елларда Алтын Урда ханы. Җүчи ханның улы, Батый ханның кече туганы. 1236–1242 елларда Батый белән бергә Идел буе Болгар дәүләтенә, рус кенәзлекләренә, Польша, Венгрия дәүләтләренә оештырылган яуларда катнаша. Алтын Урданы Монгол империясеннән аеру сәясәте яклы була. Бәркә хан идарә иткән дәвердә Алтын Урда дәүләтендә ислам дине йогынтысы көчәя, мәктәп-мәдрәсәләр ачуга, мәчетләр төзүгә, мөселман руханиларының Сарай тирәсенә туплануына мөмкинлекләр туа. 1261 елда Сарай әл-Мәхрусәдә христиан епархиясе ачыла. Алтын Урдада Җүчиләр тамгасы белән акча сугыла башлый, халык саны исәпкә алына, акча-үлчәү берәмлекләренә үзгәреш кертелә, салым түләү тәртибе камилләштерелә. Яуланган ил-дәүләтләргә идарә итүче баскаклар билгеләнә. Сәүдә, һөнәрчелек алга китә, яңа шәһәрләр төзелә. Алтын Урда Монгол империясеннән аерылып чыгу юлына баса, чит мәмләкәтләр белән мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый. Бәркә хан Литва, Польша, Волынь кенәзлегенә һәм башка илләргә яу белән бара. Византиягә һөҗүм итә, Дунай буе Болгариясенә һәм көнчыгышта Җүчиләрнең Урта Азиядәге җирләрен басып алган чагатай ханы Алгуга каршы яуга чыга. 1265–1266 елларда Кавказ таулары аръягына оештырылган яудан кайтканда вафат була.

Мәкаләдәге сылтамалар