Тарих

АГА БАЗАР

АГА БАЗАР, X–XV йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләтенең эре сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге, Болгар шәһәре янындагы бистә. 1431 елда кенәз Фёдор Пёстрый тарафыннан талана һәм җимерелә. Иделнең сул ярында, хәзерге Болгар шәһәре янәшәсендә хәрабәләре, аерым йортлар, хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек остаханәләре (мөгез-сөяк эшкәртү, металл кою, чүлмәк ясау һәм башкалар) калдыклары, төрле хуҗалык әйберләре, акчалар, чит илләрдән китерелгән эшләнмәләр сакланып калган.

Мәкаләдәге сылтамалар