Тарих

ИМӘНКИСКӘ КУЛЬТУРАСЫ

ИМӘНКИСКӘ КУЛЬТУРАСЫ, тимер гасырда (V–VII йөзләр) Идел буенда, Чулман аръягында, Урал алдында яшәүчеләр тарафыннан калдырылган археологик культура. Атамасы Лаеш районы Имәнкискә авылы янындагы шәһәрлектән алынган. 1956 елда В.Ф.Генинг тарафыннан бүлеп чыгарыла. Имәнкискә комплексы составына керә, балт кабиләләре тарафыннан калдырылган.

Халкы, башлыча, игенчелек, терлекчелек, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Авыллыкларда җир сөрү коралларының тимер очлыклары, ураклар, чалгылар, кул тегермәне ташлары, бөртекле ашлык калдыклары, терлекләрһәм кыргый хайваннарның сөякләре табыла. Тимер (корыч) эшкәртү һәм эш кораллары ясау (балта, өтерге, кыргыч, без, тишкеч, игәү, келәщәләр) үсеш алган. Кайбер торулыкларда бакыр эретү эзләре табыла. Имәнкискә кабиләләре сөяк эшкәрткәннәр, тукыма тукый белгәннәр, балчыктан яссы төпле бизәлмәгән чүлмәкләр ясаганнар. Зур авылларда, башлыча, ярымземлянкаларда яшәгәннәр. Шәһәрләр, гадәттә, болыннар өстендә калкып торган биек урыннарда төзелгән, агач диварлар куелган балчык өемнәре һәм чокырлар белән әйләндереп алынган. Каберлекләрдән эш һәм сугыш кораллары, ат дирбияләре, балчык савыт-саба, кием-салым, бизәнү әйберләре, атларның баш сөякләре табылган.

Мәкаләдәге сылтамалар