Музыка

ЯРУЛЛИН Заһидулла Ярулла улы

ЯРУЛЛИН Заһидулла Ярулла улы

ЯРУ`ЛЛИН Заһидулла Ярулла улы (башка мәгълүматлар буенча Баязит улы) (12.10.1888 ел, Мамадыш өязе (хәзер Мамадыш районы) Кече Сон авылы – 9.10.1964 ел, шунда ук), пианист-ансамблист, музыкаль әсәрләр авторы.

Танылган композиторлар Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарның әтисе. 19 йөз ахырында–20 йөз башында Чистайда музыка уен коралларын төзәтү һәм көйләү остасының шәкерте, соңрак музыкант-башкаручы. 1912 елдан Казанда: кинематографларда, рестораннарда, Шәрекъ клубында уйный; Түбән Новгород ярминкәләрендә, Уфа эстрада сәхнәсендә концертлар белән чыгыш ясый. «Сәйяр» труппасы спектакльләрендә катнаша. «Тукай маршы», җырлар авторы. Совет чорында концерт эшчәнлеген дәвам итә, гармуннар ясый. 1923–30 елларда – Уфада, соңрак – Казанда, 1930 еллар ахырыннан Кече Сон авылында яши.

Мәкаләдәге сылтамалар