Музыка

«СӘЙЯР»

«СӘЙЯР»

«СӘЙЯ`Р» (гарәпчәдән – ил гизүче, мосафир), профессиональ татар театр труппасы.

1907 елның ноябрь–декабрендә И.Кудашев-Ашказарский труппасының Мәскәүдәге гастрольләреннән соң таркалуы нәтиҗәсендә оеша. Г.Кариев җитәкчелегендәге бер төркем актёрлар Уральск шәһәренә килә һәм анда «Мосафир артистлар җәмгыяте» исемле труппа оештыра. Г.Камалның «Бәхетсез егет» пьесасы буенча спектакль әзерләгәннән соң, труппа Кырым, Кавказ, Россиянең Көньяк шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга (1908).

Тифлис (хәзер Тбилиси) шәһәрендә Г.Кариев труппасы Г.Араблинский җитәкчелегендәге әзәрбайҗан труппасы белән берләшә, һәм шул рәвешчә Казан-Кавказ мөселман артистлары ширкәте оеша. Уртак гастрольләрдән соң ширкәт таркала, Г.Кариев җитәкчелегендәге труппа «Сәйяр» дип атала башлый. 1911 елдан Казандагы Шәрекъ клубы труппаның даими җирлегенә әйләнә., «Сәйяр» труппасы Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Я.Вәли, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи-Казанлының күп кенә пьесаларын сәхнәләштерә. Төрек һәм әзәрбайҗан драматурглары пьесалары, рус һәм дөнья классикасы әсәрләре буенча да спектакльләр куела.

Теги #театр

Мәкаләдәге сылтамалар