Музыка

ЯРУЛЛИН Мирсәет Заһидулла улы

ЯРУ`ЛЛИН Мирсәет Заһидулла улы (12.7.1938 ел, Мамадыш районы Кече Сон авылы – 6.4.2009 ел, Казан), композитор, педагог, ТАССРның, Каракалпак АССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

1963 елда Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, шунда ук укыта, 1989 елдан татар музыка сәнгате факультеты деканы. 1977–1989 елларда ТАССР Композиторлар берлеге рәисе: ул эшләгән елларда Казан үзәгендә Берлеккә махсус бина бирелә; зур масштаблы иҗат кичәләре, шул исәптән Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале уздырыла.

Мирсәет Яруллин тырышлыгы белән 1982 елда Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале булдырыла .

Мәкаләдәге сылтамалар