Я`ХИН Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы (16.8.1921 ел, Казан – 23.11.1993 ел, шунда ук), композитор, пианист, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм СССРның халык артисты.
Мәскәү консерваториясен тәмамлый. 1942–1945 елларда Мәскәү Хәрби округының Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итә; армия җыр һәм бию ансамблендә пианист-аккомпаниатор буларак чыгыш ясый, ансамбль өчен хәрби тематикага шактый җырлар яза. СССР Композиторлар берлеге әгъзасы 1950–1952 елларда Казан консерваториясендә укыта: композиция һәм камера ансамбле класслары алып бара. 1952 елдан үзен тулысынча композиторлык һәм башкару эшчәнлегенә багышлый. Татар камера-вокаль һәм камера-инструменталь музыкасы үсешенә төп өлеш кертә.
Рөстәм Яхин әсәрләренең фондта сакланган аудио- һәм видеоязмалары аның иҗат мирасына ихтыяҗ зур булуны раслый. 2003 елдан Казанда Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсы уздырыла.
Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл куелган (2017), ул яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган, бер урам аның исемен йөртә.