Тарих
ТУБЫЛГЫТАУ, урта гасырлар (XI–XIV йөзләр) Идел буе Болгар дәүләте шәһәре. Чишмә елгасының сул ярында урнашкан була. Эре бәклек үзәге. Археологик калдыклары Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы янәшәсендә саклана. Шәһәрчекнең мәйданы 2 гектарга якын; аның янында XIV йөзгә нисбәтле мөселман зираты урнашкан.